

Республиканың Балтач районының Түбән Карыш авылында яңа амбулатория ачылды. ФАП "Сәламәтлек саклау" милли проекты булышлыгында төзелгән.
Медицина объекты мөһим әйберләр белән баетылган. Бинада пациентларны кабул итү кабинетыннан тыш, стоматолог, терапевт, педиатр, процедуралар кабинетлары бар. Амбулатория районның 13 авылын хезмәтләндерә. Бу 2 меңнән артык кеше дигән сүз. Шуларның 150се - балалар.
Авыл табибы Мальвина Шәйхетдинова моңа кадәр авыруларны эш шартлары заман таләпләренә җавап бирмәгән иске амбулаториядә кабул иткән. Авылларда нигездә өлкән буын яши һәм аларга даими рәвештә медицина ярдәме кирәк. Хәзер исә авыл халкын бөтен уңайлыклар тудырылган яңа медицина объектында кабул итәчәкләр.
Балтач районы сайтыннан.