

2023 елда Стәрлетамакта "Хәвефсез сыйфатлы юллар" милли проекты чикләрендә өч җәяүлеләр юлына яктырту корылмалары урнаштырылачак. Яктырту корылмалары Кочетов, Водолаженко һәм Ходайбирдин урамнарына куелачак. Эшләрне башкаруга 285 мең сум бүленгән.
2023 елда милли проект булышлыгында шәһәрдә ун юл объекты ремонтланган. Алар: Водолаженко, Западная, Профсоюз, Элеватор, Ходайбирдин, Техник, Нагуманов, Коммунарлар, Комсомол урамнары һәм юл киселеше. Аларның гомум озынлыгы 8,2 километр тәшкил иткән.
Шулай ук юл хәвефсезлеген арттыру өчен Стәрлетамакның җиде җәяүлеләр юлына гобо-проектлар ясалачак.
БР Хөкүмәте сайтыннан.