Милли проектлар
22 декабрь 2023, 06:13

Хатын-кыз сәламәтлеген кайгыртып

Чишмә районының үзәк район дәваханәсенә яңа кольпоскоп кайтарылган.

Хатын-кыз сәламәтлеген кайгыртыпХатын-кыз сәламәтлеген кайгыртып
Хатын-кыз сәламәтлеген кайгыртып

Заманча аппарат "Сәламәтлек саклау" милли проектының "Беренчел звеноны модернизацияләү" төбәк программасы булышлыгында сатып алынган.
Кольпоскопия - ул чирләрне ачыклауның заманча ысулы. Махсус оптик корал -кольпоскоп ярдәмендә аналык җиңсәсен тикшерәләр. Тикшерүләр онкология билгеләрен ачыкларга ярдәм итә. Кольпоскопия 30 яшьтән өлкәнрәк бөтен хатын-кызларга да күрсәтелгән.
Әлеге вакытта онкологик авыруларны иртә ачыклауга зур игътибар бирелә. Авыр чир иртә ачыкланган очракта дәвалау нәтиҗәлерәк була, дип раслый дәваханәнең баш табибы Урал Шәрипов.

Чыганак: Сәламәтлек саклау министрлылыгы.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас