

Ишембай районының Югары Эткол авылында модельле китапханә эшли. Анда балалар өчен 3D-ручка ярдәмендә мастер-класслар һәм кызыклы дәресләр үткәрелә.
Соңгы вакытта балалар һәм үсмерләр 3D-ручка белән эшләүгә кызыга. Аның ярдәмендә рәсем төшерергә, төрле фигуралар ясарга мөмкин. Бу алым баланың фикерләү офыкларын киңәйтә, игътибарын һәм иҗади сәләтләрен үстерә.
Әлбәттә, бу гади генә ручка түгел һәм аның белән эшләүнең үз таләпләре, үз җае бар. Китапханәче дә тәү чиратта балаларны 3D-ручка белән эшләү кагыйдәләре белән таныштырган. Әлеге ручка ярдәмендә нинди фигуралар ясап булуын аңлаткан. Аннары инде балалар үз куллары белән иҗат җимешләрен ясарга керешкән. Үзләре ясаган күләмле кар бабай һәм кар бөртекләрен өйләренә алып кайтып киткәннәр.
“3D-модельләү түгәрәгенә йөрү безгә бик ошый. Һәр дәрестә без яңалыкка өйрәнәбез. Фигуралар ясау бик кызыклы”, – ди 4 сыйныф укучысы Ралина Вахитова.
Әйткәндәй, 3D-модельләү түгәрәге ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында үткәрелә.