

Яңа ФАПта халыкка планлы, ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен кирәкле бар нәрсә бар. Коммуникацияләр тоташтырылган, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү бар, электр үткәрелгән.
Әлеге фельдшер-акушерлык пунктында беренчел медицина-санитар ярдәмне 481 кеше ала, шуларның 77се-балалар.
2023 елда Башкортстанда 75 яңа ФАП, 10 табиб амбулаториясе һәм биш гомум практика табиблары кабинеты эшли башлаячак.
"Болар барысы да "Сәламәтлек саклау" милли проекты ярдәмендә тормышка ашырыла. Аның өстенлекле бурычларының берсе - авылда сәламәтлек саклауны ныгыту һәм модернизацияләү", - ди БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.