

Башкортстанның Мишкә районында “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында Бөре елгасы аша күперне капиталь ремонтлау буенча төп эшләр тәмамланды. Күпердә хәрәкәт ачык. Аның озынлыгы 33 погон метрдан артык тәшкил итә. 2023 елда подрядчылар тимер-бетон конструкцияне ремонтлап, юл япмасын яңарттылар, барьерлы коймаларны монтажладылар. Бу эшләргә 33 млн сумнан артык акча юнәлтелгән. Күпер ремонтын тулысынча 2024 елда тәмамлау планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда «Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында Бәләбәй, Гафури, Иглин, Белорет, Кырмыскалы, Караидел һәм Күгәрчен районнарында җиде күпер ремонтланды. Аларның гомум озынлыгы 851 метр тәшкил итә.