Милли проектлар
18 декабрь 2023, 19:58

“Русия суы" бөтенрусия акциясе җиңүчеләрен бүләкләделәр

ecology.bashkortostan.ruecology.bashkortostan.ru
Фото:ecology.bashkortostan.ru

14 декабрьдә Уфада тантаналы чара узды, анда  “Русия суы” бөтенрусия акциясендә актив катнашкан иң яхшы муниципалитетларны, Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының территориаль бүлекчәләрен, «Алга Патриот» иҗтимагый-сәяси оешмасы һәм  БР  Дәүләт Җыелышы-Корылтае вәкилләрен хөрмәтләделәр.

Акция РФ Президенты башлангычы белән оештырылган «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау»  федераль проекты эгидасы астында узды. Акция уздырылган вакыт эчендә өмәләрдә 9,5 млн кеше катнашкан. Алар су объектлары ярларыннан 11 млн капчык чүп-чар җыйганнар – бу якынча 91 мең  уртача зурлыктагы йөк машинасы дигән сүз. Ә 2023 елда акция чараларында 1 576 711 волонтер катнашты, алар 28 меңгә якын чара үткәрде, 38 459 км яр буйларын чистартты һәм 1 847 737 капчык яки 146 645 кубометр чүп-чар чыгарды. 

Чыганак: ecology.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас