Милли проектлар
18 декабрь 2023, 19:53

Җәмәгатьчеләр 18 объектны тикшергән

bash.newsbash.news
Фото:bash.news

Ел башыннан БР Транспорт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары гомум озынлыгы 30 километрдан артык булган 18 объектны тикшерделәр, дип хәбәр итә төбәк ведомствосы. Тикшерүләр «Хәвефсез  һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында үткәрелде.

Чыгышлар вакытында җәмәгатьчеләр Уфада, Стәрлетамакта, Салаватта һәм Благовещен районында юл-төзелеш эшләренең никадәр сыйфатлы башкарылуын тикшерделәр. Совет әгъзалары барлыгы сигез тапкыр юлга чыккан.

 БР Транспорт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Рөстәм Баязитов сүзләренчә, тикшерүләр вакытында алар игътибарларын барлык объектларның хәвефсезлек нормативларына һәм таләпләренә һәм «Уңайлы мохит»дәүләт программасына туры килүенә юнәлткәннәр. Шулай ук барлык эшләр вакытында һәм дәүләт стандартларын исәпкә алып башкарылуын күз уңында тотканнар. 

Чыганак: bash.news

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас