

Калтасы авылының 1нче санлы мәктәбенең тәрбия буенча директор киңәшчесе Ульяна Чулкова Владимир Путин кушуы буенча булдырылган «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында оештырылган «Балачак навигаторлары: киләчәк өчен илһам» I Бөтенрусия премиясенең ярымфиналисты булды.
«Балачак навигаторлары: киләчәк өчен илһам» Бөтенрусия премиясе һәм «Тәрбиянең яңа фәлсәфәсе» II Бөтенрусия балалар премиясе финалы 16 декабрьдә Мәскәүдә ВДНХның 57нче павильонында узды. Бөтен Русиядән килгән педагоглар иң яхшыларның исемнәрен белер өчен очраштылар. Чара барышында тәрбия буенча директорларның «Һәрвакыт элемтәдә», «Бер дулкында», «Остаз», «Яңа горизонтлар», «Мәгънәле өлкәннәр җәмгыяте», «Йөрәгемнең навигаторы» номинацияләре буенча иң яхшы киңәшчеләре билгеләнде.
Калтасының 1нче санлы мәктәбенең тәрбия буенча директор киңәшчесе Ульяна Чулкова ике этапны уңышлы үтеп, ярымфиналга чыкты.
"Бу чара безнең өчен чын Яңа ел бүләге булды! Тәҗрибә һәм уңай эмоцияләр диңгезе! Русия балалар үзәге җитәкчелегенә безнең проект өчен иң әһәмиятле һәм масштаблы чарага чакыруы өчен зур рәхмәт. Коллегаларыбызны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләсе елда безнең республикага да бүләк алып кайтырга өметләнәбез», – дип уртаклашты Ульяна Александровна.
Чыганак: kaltasin.bashkortostan.ru