Милли проектлар
18 декабрь 2023, 19:56

Дүртөйле хастаханәсе наркоз-сулыш алу аппараты алды

bash.newsbash.news
Фото:bash.news

Дүртөйле үзәк район хастаханәсе “Сәламәтлек саклау” милли проектын гамәлгә ашыру барышында наркоз-сулыш алу аппараты алды. Бу хакта Дүртөйле районы хакимиятендә хәбәр иттеләр.

Наркоз-сулыш алу аппараты – төрле органнарда операцияләр үткәргәндә гомуми анестезияне тәэмин итүче махсус прибор. Техника үпкәләрне вентиляцияләү һәм пациентның яшәү параметрларын мониторинглау өчен билгеләнгән. Наркоз үткәргәндә аппарат тиешле күләмдәге катнашманы  оптималь температуралы һәм дымлы компонентлар белән җибәрә. 

Чыганак: bash.news

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас