

Башкортстанның Бүздәк районы Кәпәй-Кобау авылында яңартылган мәдәният йорты үз ишекләрен ачкан. Әлеге мәдәни учак “Мәдәният” милли проекты кысаларында төзекләндерелгән.
Бу район тарихында чагу вакыйга. Биредә Кәпәй-Кобау авыл биләмәсенә караган тирә-як авыл халкына ял итү һәм буш вакытын үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган. Хәзер авыл мәдәният йорты барлык хезмәтләндерү сыйфаты стандартларына җавап бирә. Иркенләп тамаша карарга да, үзешчән түгәрәкләрдә шөгыльләнүчеләргә үзләренең иҗатын үстерергә дә мөмкинлек артты.
-Бина 1979 елда төзелгән. Бүген аның түбәсен яңадан яптылар, фасадын ремонтладылар, тәрәзә-ишекләрен идәннәрен алыштырдылар. Яңа җылылык системасы урнаштырылды. Театр креслолары куелды, тавыш, яктылык корылмалары, газ котеллары, җиһаз, костюмнары һәм барысы- барысы яңартылды, - ди Бүздәк районы хакимият башлыгы Илнур Игдиев.
“Мәдәният” милли проектының төп максаты – мәдәни мөмкинлекләрне арттыру. Милли проектлар Русия президенты Владимир Путин указы белән 2019 елдан алып тормышка ашырыла.