

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Баймакка эш сәфәре белән баргач, 1нче Төркмән авылының мәдәният йортын карады. Әлеге мәдәни учакка быел “Мәдәният” милли проекты кысаларында капиталь ремонт эшләнде.
Мәдәният йортыннан тыш, бинада китапханә, «Ихлас» декоратив-гамәли сәнгать клубы һәм Гата Сөләйманов исемендәге музей урнашкан.Музейда Радий Хәбиров Гата Сөләймановның 84 яшьлек туганы Венера Абдрахманова белән очрашты.
Клуб янында Радий Хәбиров халык белән аралашты, авылда медицина хезмәтләндерүе белән кызыксынды һәм киләсе елда биредә табиблык амбулаториясен яңартырга йөкләмә бирде.