Милли проектлар
17 декабрь 2023, 16:01

"Безнең алда тарихи бурычлар!"

Башкортстан делегациясе “Бердәм Русия” партиясенең  XXI съезды эшендә катнашты.

"Безнең алда тарихи бурычлар!""Безнең алда тарихи бурычлар!"
"Безнең алда тарихи бурычлар!"

Башкортстан делегациясе “Бердәм Русия” партиясенең  XXI съезды эшендә катнашты. Ул ВДНХ комплексындагы “россия” халыкара күргәзмә-форумы мәйданчыгында үтте.

Съезд чараларында Русия Президенты Владимир Путин, «Бердәм Русия» партиясе җитәкчесе, Русия  Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, партиянең югары җитәкчелеге, төбәк бүлекчәләре секретарьлары һәм делегатлар - бөтен илдән барлыгы меңнән артык кеше катнашты.

Съездның пленар утырышында чыгыш ясап, Владимир Путин «Бердәм Русия»не илнең әйдәүче сәяси көче диде.

- Мондый дәрәҗә, җәмәгатьчелек ышанычы «Бердәм Русия»нең ачык патриотик позициясенә, кешеләр мәнфәгатьләре сафында күпьеллык эш нәтиҗәләренә, дәүләтне ныгытуга, илне үстерүгә нигезләнә, – диде дәүләт Башлыгы. - Без бергәләп сынауларны җиңдек, бергәләп уңышларга ирештек һәм бергә Русия мәнфәгатьләрендә күп нәрсә эшлисе бар әле. Бүген һәркемгә зур җаваплылык йөкләнә. Безнең алда - тарихи бурычлар. Аларның күләме көчләрне берләштерүне, барлык патриотик көчләрнең бердәмлеген таләп итә.

Съездда партия Русия Президенты сайлауларында Владимир Путин кандидатурасын яклау турында бертавыштан карар кабул итте, җитәкче органнарның кадрлар ротациясен үткәрде.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас