Милли проектлар
15 декабрь 2023, 04:15

Безнең онны кемнәр ашый?

Башкортстан он экспортын өч тапкырга арттырган.

Безнең онны кемнәр ашый?Безнең онны кемнәр ашый?
Безнең онны кемнәр ашый?

 

Бу РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Быелгы елның 11 аенда чит илләргә һәм элеккеге союздаш республикаларга 9,2 мең тонна 173 партия бодай һәм арыш оннары экспортка озатылган. Былтыр шушы вакытта 3,3 мең тонна 67 партия чыгарылган булган. Сатылган онның күләме генә түгел, географиясе дә киңәйгән. Быел беренче тапкыр Әфганстанга зур партия озатканнар.

Экспортка чыгар алдыннан бөтен продукция Россельхознадзорда тикшерү һәм теркәлү үтә. Һәр партиядән бодай һәм арыш онының үрнәкләрен алып калалар, алар барсы да лаборатория тикшеренүләре үтә.

Чыганак: : Министерство сельского хозяйства Республики Башкортостан

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас