Милли проектлар
15 декабрь 2023, 04:00

Балаларга ошаган

Караидел районында укучылар мобиль технопарк дәресләрен алган.

Балаларга ошаганБалаларга ошаган
Балаларга ошаган

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында Караидел районы укучыларына “Башкортстан квантирумы” исемле мобиль технопарк барган.

“Һәр баланың уңышы” дип аталган төбәк программасына ярашлы 1 санлы урта мәктәп базасында мобиль технопарк кулланып беренче дәресләр үткән.

Ике атна буе 180 укучының югары технологияле җиһазлар кулланып шөгыльләнергә мөмкинлеге булган. Алар роботларны программалаштырырга, гади уеннар һәм анимацияләр уйнарга, пилотсыз очучы аппаратлар белән идарә итәргә өйрәнгәннәр. Балаларга дәресләр бик ошый, алар кызыксынып яңалык өйрәнәләр, диләр укытучылар.  

Чыганак: Администрация МР Караидельский район РБ

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас