Милли проектлар
15 декабрь 2023, 04:10

62 вагон Кытайга юлланды

Бу юлы җитен партиясен Әбҗәлил районы авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр озатты.

62 вагон Кытайга юлланды62 вагон Кытайга юлланды
62 вагон Кытайга юлланды

 

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында Башкортстаннан Кытайга чираттагы җитен партиясе озатылды.

Милли проект кысаларында Башкортстанда “БР авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау” төбәк программасы гамәлгә ашырыла.

Бу юлы җитен партиясен Әбҗәлил районы авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр озатты. 62 тимер юлы вагонына 1,6 мең тонна җитен төягәннәр. Соңгы елларда Кытайга экспорт күләме арта.

  • Безнең Кытай белән мөнәсәбәтләр әйбәт, - ди республика Хөкүмәтенең Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазразманов. – Без аларга көнбагыш, рапс майлары, коры сөт һәм башка продукция бирәбез. Бөтен сертификацияләр, мониторинглар үтелә. Конкуренция көчле, шуңа Кытайга сыйфатлы товар белән генә керәбез.

Башкортстан җитенен Кытай, Казахстан, шулай ук Европаның кайбер илләре актив сатып ала. 2023 елда Башкортстанда ул 50,2 гектарга чәчелгән булган, аграрийлар 40 мең тонна уңыш җыеп алган.

Быелгы елның гыйнвар-ноябрь айларында республикадан 296 миллион долларлык җитен экспортка чыгарылган. Былтыргы елның шушы вакыты белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк.

Чыганак: : Министерство сельского хозяйства Республики Башкортостан

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас