Милли проектлар
14 декабрь 2023, 06:29

Балалар дөрес тукланамы?

Ә нигә симерәләр?

Балалар дөрес тукланамы?Балалар дөрес тукланамы?
Балалар дөрес тукланамы?

Ә нигә симерәләр?

 

РФ Дәүләт думасында укучылар өчен сәламәт туклану дәресләре уздырырга киңәш итәләр.

Сәламәтлек саклау Комитеты рәисенең беренче урынбасары Леонид Огуль («Бердәм Русия») укучылар өчен сәламәт туклану дәресләре уздырырга кирәклеген белдергән. Бу хакта ул «Борьба с ожирением как одна из задач системы здравоохранения» темасына багышланшан түгәрәк өстәлдә чыгыш ясаган.

«Төбәкләрдә диабет мәктәпләре булдырыла. Анда шикәр авыруына дучар булганнарны җыялар. Мин менә төбәкләрдә укучыларны дөрес тукланырга  өйрәтер шундый мәктәпләрне булдырырга тәкъдим итәм», — дигән депутат.

Парламентарий мәктәп буфетларында ниләр сатылуын җитди тикшерергә, әти-әниләр белән баланың рационын дөрес төзү турында сөйләшергә кирәк, дип белдерде.

Чынлап та, балаларның дөрес туклануы “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында каралып, бик җитди чишелеш алып барыласы мәсьәләдер.

Фото:   detsad242.edu-rb.ru                 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас