

Башкортстан укучылары «Хәвефсез интернет” олимпиадасында катнаша ала.
1-9 сыйныфлар өчен Бөтенрусия онлайн-олимпиадасы 28 ноябрьдән 25 декабрьгә кадәр уза.Оештыручылар белдерүенчә, олимпиада биремен бала мәктәптә яки өйдә эшли ала.Моның өчен укучы олимпиада платформасында теркәлергә тиеш. Белем ярышларында катнашу бушлай.
Интерактив биремнәр баланың интернетны хәвефсез файдалану буенча белемен тикшерергә , аны гамәлдә куллану осталыгын аңларга, яңалыкларны мәктәп укучысына тиешле һәм уңайлы дәрәҗәдә кабул итәргә өйрәтәчәк.
Олимпиада мәктәп укучыларының санлы белемен арттыру һәм, В.Путинның май указларына ярашлы гамәлгә кертелгән “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында, интернетны хәвефсез куллану осталыгын арттыру максатын алга куя.
Фото: kpravda.ru