

Бөрҗән районының Кулган авылында тиздән яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылачак. Бина "Сәламәтлек саклау" милли проектының "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" төбәк программасы булышлыгында төзелгән.
Бина урынына урнаштырылган, арытабангы эшчәнлек өчен санитар-эпидемиологик рөхсәт алуга гариза рәсмиләштерелгән. ФАП бинасы кирәкле корылмаларга баетылган. Фельдшер кабинетыннан тыш, процедуралар, тикшерү үткәрү, персонал һ.б. бүлмәләр булдырылган.
ФАП белән медицина өлкәсендә 7 ел эшләгән Галия Вәлиева җитәкчелек итәчәк. Әйткәндәй, Кулган авылында 200дән артык кеше яши.
Искә төшерик: республикада 2088 ФАП беренчел медицина-санитария ярдәмен күрсәтә. Аларның 342се 2019-2023 елларда калкып чыккан.
БР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан.