Милли проектлар
13 Декабря 2023, 04:49

Район үзәкләре ямьләнә

"Торак һәм шәһәр мохите" милли проектының төп бурычы - илдәге муниципалитетларны үстерүгә яңа импульс бирү.

Район үзәкләре ямьләнәРайон үзәкләре ямьләнә
Район үзәкләре ямьләнә

Агымдагы елда "Торак һәм шәһәр мохите" милли проектының "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль программасы ярдәмендә Дуван районының Мәсәгут авылында Әй елгасына илтүче җәяүлеләр зонасы төзекләндерелгән.
Реконструкция чикләрендә таш түшәлгән, электр яктырту, яшелләндерү эшләре башкарылган. Төзекләндерелгән территориядә уңайлы эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырылган. Хәзер бу урын район үзәгенә аерым бер ямь биреп тора.
Мәгълүм булуынча, "Торак һәм шәһәр мохите" милли проектының төп бурычы - илдәге муниципалитетларны үстерүгә яңа импульс бирү. "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль программасы 2030 елга кадәр кала мохите сыйфатын яхшыртырга булышачак. Федераль проект чикләрендә җәмәгатьчелек территорияләре, парклар, яр буйлары, төзекләндерелә.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас