Милли проектлар
11 декабрь 2023, 12:04

"Уңыш формуласы" фестивалендә катнаштылар

Башкортстан Республикасы Тәтешле районы Яңа Тәтешле авылы мәктәбе каршындагы "Үсеш ноктасы" үзәге укытучылары Нефтекама шәһәрендә "Уңыш формуласы" IV Республика полилингваль фестивалендә катнаштылар. Чара "Мәгариф" милли проекты максатларына туры китереп уздырылды.

Фестиваль ике этапта оештырылды. Беренче этап “Төркиядә мәгариф” лекциясе буенча фикер алышу, “Нейрочелтәрләрне полилингваль дәрес формалаштыру өчен куллану” практик осталык дәресе, “Үз сөйләмеңне ничек төрләндерергә һәм матур сөйләргә?” лекция-тренингын үз эчендә алды.

Икенче этап полилингваль күп профильле мәктәп-интернат базасында узды. Педагоглар татар һәм инглиз телләрендә полилингваль викторинада катнаштылар. Педагоглар инглиз телендәге математика дәресендә булды, дәрес укучыларга мәгълүмат бирүнең сыйфаты һәм иҗади карашы белән сокландырды. "Лингафон кабинетын куллану практикасы”  дип аталган осталык дәресе күрсәткәнчә, яңа технологияләрне куллану – интерактивлык һәм ачыклык, ул укуны мавыктыргыч, кызыклы уенга әйләндерә, моның өчен компьютерда кирәкле программаны йөкләү генә җитә. 

Чыганак: tatyshlinski.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас