Милли проектлар
10 декабрь 2023, 20:19

Тагын бер авыл хастаханәсе заманча медицина җиһазлары алды

Заманча видеоэндоскопия системасы Илеш районының Югары Яркәй үзәк район хастаханәсенә «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә кайтарылган.  Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. Яңа диагностик җиһазлар югары төгәллектәге сурәтләр алырга мөмкинлек бирә. Система ашказаны-эчәк трактын тикшерү өчен тулы программа тәэминаты комплексы – гастроскопия һәм колоноскопия –  белән җиһазландырылган.  Моннан тыш, ул хирургик патологияләр һәм эндоскопик тикшеренү үткәрелгән башка чирләр белән авыручыларны диагностикалау өчен кулланылачак. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас