

Благовещен балалары шундый әкият төшергән. Ә курчаклары нидән?
Благовещен балалары йоннан ясалган образлар белән әкият төшергәннәр. Искиткеч күңелле, чын әкият килеп чыккан.
«Эт үзенә ничек хуҗа тапкан?” билгеле башкорт халык әкияте. Балалар фантазиясе тормышка ашырылып, якты, күңелле тарих барлыкка килгән.
Әкият өчен чимал белән корылмаларны Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Президент фондының мәдәни башлангычларны курчалаучы конкурста отканнар.
Хәзер балалар иркенләп, барлык фантазия байлыгын эшкә җигеп, йон белән киездән мультфильмнар төшерәчәк.
Ә беренче иҗат җимешләре этләргә карата яхшы мөгамәлә турында сөйли. Алар дүрт аяклы дусларына карата ихтирамны шушы әкият аша күрсәтә.
"Проектта катнашучылар мультфильм төшерү өчен йонны коры килеш тә, чылатып та тетәргә өйрәнделәр. Йон белән эш итү серләренә төшенделәр. Балалар өчен иң мөһим мизгелләр ул персонажларның “җанлануы” булды. Хәзер инде алар “тәҗрибәлеләр” һәм булачак геройлары турында уйланып йөриләр", - дип сөйләде Балалар сәнгать мәктәбе директоры Гүзәл Мәҗитова.
Сәнгать мәктәбендә бирелгән бу сабаклар бәяләп бетергесез. Хәзер без дә бу балаларның туачак иҗат җимешләрен сабырсызланып көтәрбез. Ошады! Шәп! Афәрин, малайлар, кызлар!
Фото: “Панорама”