Барлык яңалыклар
Милли проектлар
11 декабрь 2023, 01:14

Башкортстан - милли проект лидерлары арасында

БР Икътисади үсеш министрлыгы.
Фото:БР Икътисади үсеш министрлыгы.

 Башкортстан югары хезмәт җитештерүчәнлеген күрсәтүен дәвам итә, 2022 елда "Хезмәт җитештерүчәнлеге" милли проекты рейтингы лидерлары рәтенә керде, дип хәбәр иттеләр БР Икътисади үсеш министрлыгының матбугат хезмәтендә. Рейтинг Русия Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан "Федераль компетенцияләр үзәге" АНО белән берлектә эшләнгән һәм федераль субсидия рәвешендә ярдәм белән милли проектка актив катнашкан 68 төбәкне үз эченә ала.

"БР төбәк компетенцияләр үзәге экспертларының актив тырышлыгы һәм ярдәме белән республика хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешүен дәвам итә, –  дип белдерде БР Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров. – Бүгенге көндә милли проектта 163 республика предприятиесе катнаша. Башкортстан 13  лидер төбәкләр санына керде. Алга таба да безнең предприятиеләрдә заманча җитештерү культурасын формалаштыру өстендә эшләячәкбез. Чөнки бу төбәкнең икътисады үсешенә, яңа эш урыннары булдыруга һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: