Милли проектлар
10 Декабря 2023, 05:30

Яңавыл районы ветераннары СВОда катнашучыларга актив ярдәм итә

Аларны бер максат берләштерә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Яңавыл районы ветераннары СВОда катнашучыларга актив ярдәм итәЯңавыл районы ветераннары СВОда катнашучыларга актив ярдәм итә
Яңавыл районы ветераннары СВОда катнашучыларга актив ярдәм итә

Владимир Путин инициативасы буенча тормышка ашырылучы "Мәгариф" милли проектының төп юнәлеше – Русия гражданнарына патриотик тәрбия бирү системасының эшләвен тәэмин итү. Яңавыл районында 12 меңнән артык ветеранны бер максат берләштерә – сугышчыларга гуманитар ярдәм күрсәтү. Көн саен Яңавыл волонтерлар штабына битараф булмаган халык район ветераннар оешмасы рәисе Рима Фазылова инициативасы буенча җыелып, солдатлар өчен беренче кирәкле товарларны тапшыра.

Ярдәм җыюда шәһәр һәм авыл биләмәләренең ветераннар оешмалары рәисләре, «Райхан» хатын-кызлар вокаль ансамбле, «Чулпан» фольклор ансамбле катнашучылары һәм районның башка ветераннар хәрәкәте активистлары катнаша. Моннан тыш, ветераннар оешмасы әгъзалары СВО зонасына озак янучы шырпылар да озаталар. Шулай ук ветераннар сугышчылар өчен маскировка челтәрләре үрү буенча актив катнашучылар булып торалар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас