Милли проектлар
8 декабрь 2023, 19:22

Юллар көзгедәй балкып торсын!

   Кайсы шәһәрдә шактый юлларны тәртипкә китерергә исәплиләр?

Юллар көзгедәй балкып торсын!Юллар көзгедәй балкып торсын!
Юллар көзгедәй балкып торсын!

   Бу шәһәрдә шактый юлларны тәртипкә китерергә исәплиләр.

   Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында 2024 елда Салават шәһәрендә дүрт юл участогын ремонтларга җыеналар. Бу юлларның гомум озынлыгы 4 чакрым, ә юл полотносының киңлеге урыны белән 26 метрга кадәр басасак.

   -Октябрьский урамында, Ленин урамыннан алып, Чекмарев урамына кадәр һәм тагын берничә урамны үз эченә алган мәйданда Салават халкы өчен социаль яктан мөһим булган объектлар урнашкан, шуңа да киләсе елда бу участокларны тәртипкә китерүне планлаштырдык,- диләр бу уңайдан шәһәр хакимиятендә.

   Юл эшләре бу объектларда 2024 елның өченче кварталында тәмамланачак. Әйткәндәй, 2023 елда Башкортстанда әлеге милли проект кысаларында 200 чакрымнан артык юллар ремонтланган.

Фото: правительство Республики Башкортостан

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас