

Зианчура районы Исәнгул авылында “Мой бизнес” үзәгенең яңа офисы ачыла.
-Клиент офисыннан тыш, яңа үзәктә ун кешегә исәпләнгән конференц-зона да каралган.
Әле республикада “Мой бизнес” үзәгенең 12 офисы эшләп килә. Алар Уфада, Стәрлетамакта, Күмертауда, Октябрьскийда, Нефтемада, Салаватта, Бәләбәйдә, Учалыда, Белоретта, шулай ук Чакмагышта, Караиделдә һәм Югары Кыйгыда урнашкан.
Ел башыннан анда 9 мең кешегә консультация үткәрелгән, 70тән артык чара оештырылган.
Бу эшләр “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына булышлык итү” милли проекты кысаларында башкарыла.