Милли проектлар
8 Декабря 2023, 04:35

Креатив индустрия үсеш ала

Нинди дә булса иҗади проектка инвестицияләр җәлеп итү — бик зур эш.

Креатив индустрия үсеш алаКреатив индустрия үсеш ала
Креатив индустрия үсеш ала

Уфада «Экспо» күргәзмә комплексы мәйданчыгында Креатив индустрияләр форумы узды. Анда нәкъ әлеге өлкәне үстерү буенча фикер алыштылар. Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов сүзләренә караганда, чара белгечләр һәм иҗат кешеләре арасында тәҗрибә, белем һәм идеяләр алмашу өчен яңа мәйданчыкка әйләнде.

— Нинди дә булса иҗади проектка инвестицияләр җәлеп итү — бик зур эш. Шуңа күрә безнең бурыч —күбрәк талантлы кешеләргә үз иҗат җимешләрен җәмәгатьчелеккә күрсәтү мөмкинлеге бирү. Без закон дәрәҗәсендә моның өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез, — ди Дәүләт думасы депутаты Тимофей Баженов.

Шулай ук форумда визаж һәм стилистика, чәчтараш сәнгате, актерлык осталыгы, вокал һәм музыкаль инструментларда уйнау буенча осталык дәресләре узды.

Башкортстанда 34 меңнән артык кеше креатив индустрия өлкәсендә хезмәт сала. Төбәктә бизнеска булышлык итү “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында башкарыла.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас