Милли проектлар
8 декабрь 2023, 04:17

Өч тишек аша бер операция

Илеш районы Югары Яркәй үзәк дәваханәсенә яңа видеоэндоскопик система кайтартылган. "Элек ачык рәвештә генә операция ясалган булса, хәзер өч кечкенә тишек ясау җитә", - ди дәваханәнең баш табибы Разида Гатауллина.

Өч тишек аша бер операцияӨч тишек аша бер операция
Өч тишек аша бер операция

Башкортстанның Илеш районы Югары Яркәй үзәк дәваханәсенә яңа видеоэндоскопик система кайтартылган. Бу “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Беренчел звеноны модернизацияләү” төбәк программасы кысаларында тормышка ашырылган.

Әлеге программаның төп максаты - яшәгән урынга якын җирдә медицина ярдәмен күрсәтү.

Система ашказаны-эчәк трактын тикшерү өчен тулы комплекс программасы белән тәэмин ителгән. Монда гастроскопия, колоноскопия, шулай ук хирургик патологияле һәм башка  эндоскопик тикшерүләр каралган пациентларга диагностика үткәрү турында сүз бара.  

-Әлеге җиһазны кайтарту безнең өчен бик кирәк һәм бик вакытлы булды. Учреждениедә 29 койкага исәпләнгән хирургия бүлеге эшли. Анда 3 хирург хезмәт куя. Элек ачык рәвештә генә операция ясалган булса, хәзер өч кечкенә тишек ясау җитә. Бу җиһазда кан тамырлары яхшырак күренә, моннан тыш эш барышын фото һәм видеога төшерү мөмкинлеге дә бар, - ди дәваханәнең баш табибы Разида Гатауллина.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас