

Русия Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында Башкортстанның башкаласы Уфада тагын 51 “акыллы” светофор объекты һәм 134 машина агымының тыгызлыгын ачыклаучы детектор урнаштыралар. Барлыгы башкалада 101 “акыллы” юл чаты булачак. Бу эшләр “Интеллектуаль транспорт системасы”н булдыру кысаларында тормышка ашырыла.
Әлеге корылма светофорның кызыл һәм яшел утлары яну вакытын җайларга мөмкинлек бирә. Белгечләр әлеге корылмаларның эшчәнлеген көйләүне 26 декабрьгә төгәлләргә планлаштыра.
-Яңа “акыллы” юл чатлары Уфадан чыгучы юлларда барлыкка киләчәк. Мәсәлән, Зәки Вәлиди, Карл Маркс, Цюрупа, Галле шәһәре исемендәге урам, Володская, Перовская һ.б. урамнарда, - ди БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.