Милли проектлар
6 декабрь 2023, 19:04

Уфага 50 яңа автобус кайткан

Уфага 50 яңа автобус кайтканУфага 50 яңа автобус кайткан
Уфага 50 яңа автобус кайткан

Уфаның пассажирлар транспорты паркы 50 яңа «НефАЗ» автобусы белән тулыланган. Мондый уңайлы техника "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" милли проекты кысаларында кайткан.

Автобуслар заманча системалар белән җиһазландырылган һәм барлык уңайлыклары да бар дип билгеләп үттеләр шәһәрнең Транспорт һәм элемтә идарәсендә. Алар газ белән йөрүгә көйләнгән, мәгълүмат таблолары, спутник навигациясе, видеокүзәтү камералары, тахографлар, электрон җайланмаларны зарядкага кую өчен USB-портлар белән җиһазландырылган. Шулай ук салоннарда инвалид коляскалары өчен урыннар каралган.

Исегезгә төшерәбез, быел октябрь аенда Башкортстанга зур сыйдырышлы 50 яңа заманча автобус кайтты, аларны «Башавтотранс» шулай ук уфалылар таләп иткән 226 нчы маршрутка хезмәт күрсәтүгә җибәрде, дип хәбәр итте «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Өстәвенә, «Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар» милли проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча барлыкка килгән. Проектта Русиянең 84 субъекты катнаша.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас