Барлык яңалыклар
Милли проектлар
6 декабрь 2023, 15:17

Һәр нәрсәнең чиге була

Әти-әниләр хуплый.

Һәр нәрсәнең чиге була
Һәр нәрсәнең чиге була

Әти-әниләр хуплый.

 

Чамасыз ирек, акылсыз карарларның ачы нәтиҗәсен татый-татый арыгач,  кануннар үзгәртелә башлады, ниһаять.

Шундый алымнарның берсе – белем учакларына хезмәт тәрбиясе кайтты. Шушы көннәрдә тагын бер яңалык мәгълүм булды – РФ Дәүләт Думасы депутатлары өченче укуда белем бирү процессында катнашучыларның аралашу шартларын камилләштерү турында законны кабул итте.

Документка  ярашлы, укучыларга дәрес вакытында телефон куллану тыела.

Искәрмә очраклар исәпкә алына.

“Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында бу үтәлешле карар. Парламент спикеры Вячеслав Володин үзенең

телеграм-каналында: «бу нормаларны хуплауны әти-әниләр һәм укытучылар сорады. Кабул ителгән карар безнең балаларның белем сыйфатын арттырыр», дип язды. 

Хезмәт дәресе дә мәктәпләргә мәҗбүри фән булып кайта. Бу да законлы карар.

Элегрәк әйтүебезчә, мәгариф министрлыгының дәрестә смартфоннарны куллануны тыю турындагы карарын  Уфаның  81%  әти-әниләре хуплый.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: