

Башкортстан Республикасы Илеш районы Югары Яркәй үзәк район хастаханәсенә яңа видеоэндоскопия системасы килде. Бу РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлек саклау” милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү төбәк программасы ярдәмендә мөмкин булды. Программаның максаты – халыкның барлык төркемнәренең ихтыяҗларыннан чыгып, яшәү, уку яки эш урыны янында медицина ярдәме күрсәтүне оештыру. Система ашказаны-эчәк трактын тикшерү өчен тулы программа тәэминаты комплексы белән җиһазландырылган гастроскопия, колоноскопия, шулай ук хирургик патологияләр һәм эндоскопик тикшеренү үткәрү күрсәтелгән башка авырулар булган пациентларны диагностикалау өчен.
- Бу җиһазлар безнең өчен бик мөһим. Учреждениедә 29 койкага исәпләнгән хирургия бүлеге бар, анда 3 хтрург эшли. Элек операцияне ярып ,ачык урында эшләсәләр, хәзер өч тишек тишеп кенә ясау мөмкинлеге бар. Җиһазда организмдагы барлыкка килгән бөтен яңа шешләрне күреп була, эшнең барышын видеога һәм фотога төшерү мөмкинлеге бар, - дип бәян иткән хастаханәнең баш табибы Рәзидә Гатауллина.
Чыганак: Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы