Барлык яңалыклар
Милли проектлар
5 декабрь 2023, 06:52

Өстәмә түләүләр калачак

2024 елда Башкортстанда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бригадаларында эшләүче фельдшерлар, табиблар һәм водительләр ай саен өстәмә акча алуларын дәвам итәчәк.

dzen.rufoto-ram.ru Өстәмә түләүләр калачак
Өстәмә түләүләр калачакФото:dzen.rufoto-ram.ru

2024 елда Башкортстанда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бригадаларында эшләүче фельдшерлар, табиблар һәм водительләр ай саен өстәмә акча алуларын дәвам итәчәк.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән туры линиядә республика Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин бу хакта белдерде.

Аларга бу өстәмә акчаларны түләү турындагы карарга Радий Фәрит улы 2023 елның февраль аенда кул куйган иде.

Ашыгыч ярдәм күрсәтүче психиатрия бригадаларында эшләүче шәфкать туташларына һәм фельдшерларга - 7000, урта профиль белем алып беренчел медицина-санитар ярдәме күрсәтүчеләргә 6500, табибларга – 11500, водительләргә 12000 сум өстәмә акча түләү билгеләнде. Участок табибларына 14 500 түлиләр.

2023 елның азагына кадәр Башкортстанга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенә 17 автомобиль кайтачак.

Бу чаралар РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән "Сәламәтлек" милли проектына ярашлы башкарыла.

Чыганак: ГБУЗ РБ Стоматологическая поликлиника № 5 г. Уфа

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: