Милли проектлар
4 декабрь 2023, 07:32

Яңартылган мәйданнар авылларны бизи

Төзекләндерү эшләре 2024 елда да дәвам иттереләчәк.

Яңартылган мәйданнар авылларны бизиЯңартылган мәйданнар авылларны бизи
Яңартылган мәйданнар авылларны бизи

Мәчетле районы Олы Устьикин авылының үзәк мәйданына реконструкция ясалган. Мәйдан "Торак һәм кала мохите" милли проектының "Уңайлы кала мохитен формалаштыру" программасы булышлыгында төзекләндерелгән.
Яңарыш кичергән киңлек - Мәчетле районының визит карточкасы. Районның бөтен күләмле чаралары биредә үтә.
Реконструкциядән соң үзәк мәйданда җәяулеләр өчен юллар, ял һәм аралашу мәйданчыгы, заманча яктырту, видеокүзәтү системалары, эскәмияләр, чүп савытлары һәм клумбалар пәйда булган.
Нәкъ менә әлеге иҗтимагый киңлекне төзекләндерү идеясе җирле халыкныкы. 2022 елда https://02.gorodsreda.ru сайтында 2023 елда шушы территорияне яңартуны хуплап тавыш биргәннәр. Төзекләндерү эшләре 2024 елда да дәвам иттереләчәк.
"Уңайлы кала мохитен формалаштыру" федераль программасында катнашу нәтиҗәсендә Мәчетле районында 9 җәмәгатьчелек киңлеге яңартылган. Яңа Мөслим авылы паркы, шулай ук Олы Устьикин, Олы Ока һәм Алегаз авылларында мәдәният һәм ял парклары - шулар арасында.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас