Барлык яңалыклар
Милли проектлар
4 декабрь 2023, 10:41

Уфада һөнәрмәннәр җыелды

Чарада илебезнең 10 төбәгеннән 200дән артык һөнәр остасы һәм кәсепче катнашты.

Уфада һөнәрмәннәр җыелды
Уфада һөнәрмәннәр җыелды

1 - 3 декабрьдә Уфаның "ЭКСПО" күргәзмә комплексында ел саен үтүче "Башкортстан Республикасында һөнәрмәннәр атнасы" үтте. Чарада илебезнең 10 төбәгеннән 200дән артык һөнәр остасы һәм кәсепче катнашты. Чара "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм күрсәтү" милли проекты кысаларында оештырылды.
БР малтабарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов белдерүенчә, быел бу атналык креатив индустрияләр форумы белән бергә үтте. Атналыкта эшлекле программалардан тыш, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен "Идел буе" күргәзмә-ярминкәсе дә эшләде. Шулай ук чара халык сәнгать кәсепләре һәм һөнәрләрен, "Иң яхшы һөнәрмән-2023" иҗади остаханәләр программаларын үз эченә алды.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: