Милли проектлар
4 декабрь 2023, 12:56

"Русия сулары" җиңүчеләре аталды

Башкортстан - бишенче урында.

"Русия сулары" җиңүчеләре аталды"Русия сулары" җиңүчеләре аталды
"Русия сулары" җиңүчеләре аталды

Башкортстан "Русия сулары" су объектлары ярларын чүп-чардан тазарту буенча Бөтенрусия волонтерлар акциясе йомгаклары буенча иң яхшы биш төбәк арасына керде. Киңкүләмле акция нәтиҗәләре Мәскәүдә "Россия" халыкара күргәзмә-форумында игълан ителде.
Акция рейтингындагы иң яхшы төбәкләр дип Татарстан (1 урын), Карачай-Черкес (2 урын), Төньяк Осетия-Алания (3), Ингушетия (4) аталды. Башкортстан - бишенче урында.
2023 - "Русия сулары" өчен юбилей елы. Ун ел инде битараф булмаган русиялеләр сулыклар ярларын таза тотуда зур тырышлык күрсәтә.
"Русия сулары" акциясе барышында шимбә өмәләрендә 9,5 миллион ирекмән катнашкан. Алар сулыклар ярларыннан 11 миллионга якын чүп капчыгы ташыгын.
Быел акциядә 1млн. 577 мең ирекмән катнашкан. Алар 38 459 километр яр буен тазарткан, 146,6 мең кубометр чүп чыгарган.
Башкортстан бу акциядә берничә ел дәвамында актив катнаша. Акция "Экология" милли проектының "Уникаль су объектларын саклау" федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Быел Башкортстанда 1400 сулык ярлары тазартылган, чарада 72 мең кеше катнашкан. 4200 километр яр буе чистартылган, 10 мең кубометрдан артык чүп җыелган.

Фото: "Башинформ".

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас