

Башкортстанда яшәүче 34 меңнән артык кеше креатив индустрия өлкәсендә мәшгуль. Бу хакта Уфаның "ЭКСПО" күргәзмә комплексы мәйданында үткән креатив индустрияләр форумында БР эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов белдерде. Күргәзмә "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү" милли проекты кысаларында оештырылды.
"Башкортстан Республикасында эшкуарлык эшчәнлеге төре буларак креатив индустрияләрне үстерү" пленар утырышы форумның төп чарасы булды. Киңәшмәдә креатив индустриянең күренекле вәкилләре чыгыш ясады: журналист, сәяси һәм иҗтимагый эшмәкәр, Дәүләт Думасы депутаты Тимофей Баженов, режиссер Айнур Аскаров, "Торатау геопаркы" гендиректоры Артур Иделбаев һ.б.-лар катнашты.
Чыгышлардан тыш, форум кысаларында визаж һәм стилистика, чәчтараш сәнгате, актер осталыгы һ.б. мастер-класслары үтте. Сергей Кальнев коллекциясеннән мода күрсәтелде.
Нәрсә соң ул креатив индустрия? Креатив индустрия - ул акыл эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак товар һәм хезмәтләр сатуга нигезләнгән икътисадның аерым бер өлкәсе. Кинематография, архитектура, рәсем һәм театр сәнгате, мода, дизайн һәм реклама шушы өлкәгә карый.
2023 елның 28 ноябрендә РФ Дәүләт Думасында креатив индустрияләрне үстерү турында закон проекты кабул ителде. Документ башка бурычлар белән беррәттән әлеге индустриягә дәүләт ярдәмен күрсәтүне дә күзаллый.
БР Хөкүмәте сайтыннан.