

Кар яву белән авыл халкы көрәкләрен күтәреп урамга чыга. Әмма өлкәннәргә ихаталарын, каралты-кураларын кардан тазарту җиңел түгел.
Бу уңайдан Башкортстанның Калтасы районы үзәгендә волонтерлар тыл хезмәтчәннәренә, ялгыз картларга һәм сәламәтлекләре чикле булганнарга кар көрәшергә ярдәм итә.
“Мондый акциядә мин беренчегә генә катнашмыйм. Өлкәннәр өчен кар тазарту авыр икәнлеген аңлыйбыз һәм зур ихласлык белән аларга ярдәмгә ашыгабыз. Изге эш башкару үзе бер рәхәтлек хисе бирә”, – ди волонтер Дарья Чулкова.
Әйткәндәй, өлкәннәргә ярдәм күрсәтү ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәгариф” милли проектының бер тармагы да булып тора. Ул “Социаль активлык” проекты дип атала.