Милли проектлар
1 декабрь 2023, 05:15

Вокзал яны танымаслык булып үзгәргән

“Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру“ проекты структура буенча “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектына керә. Федераль программаның төп максаты – шәһәрләрне халык өчен уңайлырак итү, шәһәр мохитенең сыйфат индексын арттыру. Начар мохит булган шәһәрләр санын ике тапкыр киметү. Гражданнарны шәһәрләрне төзекләндерү процессына җәлеп итү. Башкортстанда федераль проект кысаларында агымдагы елда 123 иҗтимагый территория яңартыла.орак һәм шәһәр мохите»милли проектына керә. Федераль программаның төп максаты-шәһәрләрне халык өчен уңайлырак итү, шәһәр мохитенең сыйфат индексын арттыру. Начар мохит булган шәһәрләр санын ике тапкыр киметү. Гражданнарны шәһәрләрне төзекләндерү процессына җәлеп итү. Башкортстанда федераль проект кысаларында агымдагы елда 123 иҗтимагый территория яңартыла.

Туймазы шәһәрендә милли проект вокзал яны мәйданы йөзен  үзгәрткән. Берничә ай эштән соң  бүген бу территорияне танырлык түгел: киң территориядә тротуар плиткасы түшәлгән, заманча урам фонарьлары урнаштырылган. Өстәвенә, җәяүлеләр юллары өстән генә түгел, ә тротуарга корылган лампалар хисабына да яктыртылачак. Көннең караңгы вакытында шәһәр символы  – паровоз һәйкәле –  дә яктыртыла башлый, аның нигезе ялтыратылган плиткага “киендерелгән“. Моннан тыш, биредә газоннар түшәгәннәр, тукталыш ясалган, яңа эскәмияләр һәм урналар урнаштырылды. Хәзер  ял итү һәм җәяү йөрү өчен зоналар бар.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас