

Төбәкнең урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү үзәгендә техниканы кышкы саклауга әзерләүгә керештеләр, дип хәбәр итә БР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
“Республиканың урман хуҗалыгы министрлыгы “Экология“ милли проектының “Урманнарны саклау“ федераль проекты кысаларында урман фондында янгыннарны булдырмау һәм төбәктәге табигый янгыннардан зыянны киметү буенча актив эш алып бара. Проект 2014 елның апрелендә федераль хөкүмәт тарафыннан расланган РФ Дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Анда Русиянең 81 төбәге катнаша», – ди ведомствоның бүлек начальнигы Анастасия Цыбульская.
Чыганак: bash.news