Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 декабрь 2023, 10:06

Республиканың туризм проектлары Гран-при отты

bash.news
Фото:bash.news

Башкортстан Республикасының алты туристик проекты “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проекты максатларына туры китереп оештырылган Russian eventawards Бөтенроссия конкурсында Гран-при яулады, дип хәбәр иттеләр төбәкнең эшкуарлык һәм туризм министрлыгында.

Проектлар  “Регион событийного туризма” номинациясендә җиңүче дип танылды. Бу “Башкорт аты”, “Әйдә уйнарга! фестивальләре, Русия һәм Белоруссия төбәкләре форумы, ШүлгәнТаш музей комплексы, Русиянең иң вакыйгалы шәһәре буларак Бөре шәһәре, Русиянең иң вакыйгалы төбәге буларак Башкортстан Республикасы.

“Вакыйгалар туризмы – Башкортстанның иң алга киткән туризм юнәлешләренең берсе. Уникаль табигый һәм тарихи истәлекле урыннардан, популяр шифаханәләрдән, тау чаңгысы курортларыннан тыш, төбәк якты бәйрәмнәр, меңләгән кунакларны җыючы конкурслар һәм фестивальләр белән билгеле”, — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

“Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проекты 2030 елга Русия буенча сәяхәтләр санын елына 140 миллионга кадәр арттыруны, шулай ук туристлык тармагының мультипликативлыгы хисабына илдә икътисади үсешне тәэмин итүне күздә тота. Милли проект Русия буенча сәяхәтләрне уңайлы, куркынычсыз һәм кызыклы итәргә ярдәм итәчәк. Милли проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла. 

Чыганак: bash.news

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: