

Уфабызда тарихи объектлар һәм биналарны күрсәтүче мәгълүмат стендлары урнаштырылды.
Мондый стендлар Гостиный двор һәм Дуслык Монументы янында, шулай ук С.Т. Аксаков исемендәге бакчада һәм Мостай Кәрим скверында, Цюрупа һәм Октябрь революциясе урамнары киселешендә барлыкка килде.
“Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проекты кысаларында Уфа үзенең туристик кодын формалаштыруны дәвам итә. Көн саен диярлек шәһәребездә арт-объектлар һ.б. конструкцияләр барлыкка килә. Алар аның йөзен “яңарта”, күркәм итә һәм башкаланың үткән тарихы белән таныштыра”,- диләр бу уңайдан шәһәр мэриясендә.
Фото: Башинформ.