Милли проектлар
30 Ноября 2023, 09:59

Районнарда нинди хәлләр бар?

   Республикада халыкның матур яшәве өчен районда күп эшләр башкарыла.

Республикада халыкның матур яшәве өчен районда күп эшләр башкарыла.

   “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында Башкортстанда быел 123 авылда төзекләндерү эшләре башкарылган. Мәсәлән, Салават районының Малояз авылында озак еллар дәвамында ташландык булып торган урында өлкәннәр һәм балалар рәхәтләнеп ял итәрлек уңайлы урын булдырылган. Хәзер анда тренажерлары булган спорт мәйданы, балалар өчен уен формалары белән иркен мәйданчык, шулай ук массакүләм чаралар үткәрү өчен мәйдан булдырылган. Моннан бер ел элек Малоязда парк та ачылган иде.

   Ә Югары Тәтешле авылында “сәламәтлек сукмагы” куллануга тапшырылды. Анда җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләр өчен яктыртылган юллар төзелгән.

   Фото: минЖКХ РБ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас