

Башкортостан республикасының Чишмә районы мәгариф учреждениеләре ГТО буенча (“Готов к труду и обороне”) игълан ителгән айлыкка кушылган. Ул 22 ноябрьдән 22 декабрь аралыгында уза.
ГТО комплексы 2014 елда тергезелде, ә 2019 елда «Демография» милли проектының «Спорт – норма жизни» федераль проект эченә кертелде.
Мәктәп һәм мәктәпкәчә оешмаларда балалар ГТО компексы нормаларын үтәргә әзерләнә. Алар белән физкультура дәресләрендә дә, дәресләрдән тыш та шөгыльләнәләр.
Аеруча бу өлкәдә 2 санлы Чишмә мәктәбе актив эш алып бара. Анда ГТО нормативларын тапшыруда укучыларның 95 проценты катнашкан. Шуларның 50 проценты диярлек знак отличиягә үтәгән.
Чишмәнең 4 һәм 5санлы мәктәпләрендә дә, гимназиядә дә бу җәһәттән эш яхшы алып барыла.
Хәтта “Березка”, “Петушок” балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә ГТО нормативларын тапшыруда катнашкан.