Милли проектлар
28 ноябрь 2023, 04:29

Музей - тарих көзгесе

Музей - тарих көзгесеМузей - тарих көзгесе
Музей - тарих көзгесе

2022 елда ил Башлыгы Владимир Путин кушуы белән барлыкка килгән «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проекты кысаларында башланган «Мәктәп туризмы» программасы Башкортстанның Краснокама районы тарихи-туган якны өйрәнү музеен да читләтеп үтмәде.

Программа ярдәмендә район музеена республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан балалар килә.

Әлеге проект кысаларында мәктәп укучылары өчен бай программа әзерләнгән: бу музей заллары буенча экскурсияләр, Николо-Березовка авылының тарихи өлеше буенча йөрү һәм иҗади мастер-класс. Экскурсияләрдә балаларны борынгы вакыт тарихы һәм районда төрле елларда табылган археологик казылмалар белән таныштыралар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында сөйлиләр, 19 гасыр башкорт халкының гореф-гадәтләре һәм көнкүреше турында таныштыралар.

Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына, шулай ук ул еллардагы экспонатларга аерым игътибар бирелә. Әлеге проект ярдәмендә мәктәп укучыларында Краснокама районы һәм Николо-Березовка авылының бай тарихы һәм традицияләре белән танышалар.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас