Барлык яңалыклар
Милли проектлар
28 ноябрь 2023, 10:23

Микробларга каршы көрәшәбез

Микробларга каршы көрәшәбез
Микробларга каршы көрәшәбез

20-26 ноябрьдә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы микробларга каршы көрәш атналыгын игълан иткән иде.

Чара Бөтендөнья микробларга каршы препаратларны дөрес кулланырга өйрәтүгә багышланды һәм Башкортстанда «Сәламәтлек саклау»милли проектын тормышка ашыруга ярдәм итте. Мәсәлән, табиблар әйтүенчә, антибиотиклар рецепт буенча гына бирелә һәм аларны беркайчан да үз белдегең белән генә эчәргә ярамый. Кискен респиратор вирус инфекцияләре вируслар аркасында барлыкка килә.

Ә антибиотиклар – бактерияләр белән көрәшү өчен ясалган микробларга каршы препаратлар, - дип билгеләп үтә экспертлар.Табиблар әйтүенчә, антибиотиклар аллергия дә китереп чыгарырга мөмкин. Микробка каршы препаратларны дөрес кулланмаганда алар кирәкле бактерияләрне "йоклатырга" мөмкин һәм алар кирәк булган вакытта тәэсир итмәскә мөмкин.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: