Барлык яңалыклар
Милли проектлар
28 ноябрь 2023, 09:57

Башкортстанда 707 сертификат бирелгән

Башкортстанда 707 сертификат бирелгән
Башкортстанда 707 сертификат бирелгән

Быел Башкортстанда 11 миллион сумлык 707 белем бирү сертификаты бирелгән, дип хәбәр итә БР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.

Һөнәри белем алу һәм өстәмә һөнәри белем алу хокукына мәшгульлек үзәкләрендә исәптә торучы гражданнар, декрет ялында булган хатын-кызлар, эшен дәвам итәргә теләгән пенсионерлар, шулай ук СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары ия. Үзләре һәм аларның гаилә әгъзалары 201 сертификат алган. Әле 707 кешенең 481е укуларын тәмамлаган да инде.

Белем бирү сертификатларын бирүнең төп максаты хезмәт базарында конкурентлыкка сәләтлелекне арттыру. 2023 елда бу максатларга төбәк бюджетыннан 13,4 млн.сум каралган.

«Демография» милли проекты кысаларында, халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәтенең уку үзәге аша, шулай ук белем бирү сертификаты ярдәмендә бушлай укырга мөмкин. Свода катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен сертификат суммасы 50 мең сум, калган категория гражданнар өчен 20 мең сум тәшкил итә.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: