

Ясалма акыл артыннан куганда без кайда?
Русия Президент В.Путин «Ясалма акылның генератив революциясе: яңа мөмкинлекләр» Artificial Intelligence Journey 2023 халыкара конференциясендә катнашты.
Үз чыгышында ул Башкортстанның һәм кайбер башка төбәкләрнең бу юнәлештә актив эш алып баруын билгеләде.
«Ясалма акыл лидерлары” премиясе лауреатларын чын күңелдән котлыйсым килә. Алар ясалма акыл тармагында зур һәм амбициоз планнар куючы яшь галимнәр һәм тоташ төбәкләр дә. Ул Татарстан, Башкортстан, Липецк, Сахалин өлкәләре, Ханты-Манси автоном округы – Югра», – диде Владимир Путин.
Президент белдерүенчә, бу өлкәдә зур тырышлык салучы төбәкләр аз әле. Әмма ил җитәкчесе хөкүмәт тә, төбәкләр дә, сәнәгать тармаклары да, аерым предприятиеләр дә бу юнәлештә ныклап эшли башларлар.