Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 ноябрь 2023, 15:35

Кемнең монда өлеше – мәхәббәт җимеше бар?

Сабыйларны саныйлар...

Кемнең монда өлеше – мәхәббәт җимеше бар?
Кемнең монда өлеше – мәхәббәт җимеше бар?

Сабыйларны саныйлар...

 

Республика клиник перинаталь үзәге мөдире Игорь Засядкин «ВКонтакте» сәхифәсендәге үз битендә кызыклы мәгълүматны урнаштырган.

Ул медицина учреждениесенең яңа туган балаларны исәпкә алу турында яза.

«Ул электрон табло, анда әлеге вакытка бездә туган нарасыйлар исәбе күренеп тора. Ул тәүлек әйләнәсенә эшли. Шулай итеп, уфалылар  да, безнең хезмәткәрләр белән бергә, Башкортстанның яңа гражданнары тууын шунда ук күреп, белеп, сөенеп тора ала», — ди баш табиб.

“Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында шәп күрсәткеч булып тора икән бит бу яңалык. Сабыйларның туу исәбе 1977 елдан  (ул вакытта 4 санлы бала тудыру йорты иде) алып барыла. Бүгенге көнгә счетчик 250 107 нарасый санын күрсәтә.

Юбилей саны белән, 250 000 булып туган сабый быел 22 ноябрьдә биредә аваз салган!

  Менә кызык, мин дә анда кызымны тудырдым бит, ничәнче сан белән теркәделәр икән? Кадерле әниләр, тагын кемнең өлеше - мәхәббәт җимеше туды анда?

Фото: podsnejniksad.ru

 

Кемнең монда өлеше – мәхәббәт җимеше бар?
Кемнең монда өлеше – мәхәббәт җимеше бар?
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: